КОМПЬЮТЕРЛАРЫ ҺӘМ ИНТЕРНЕТЛАРЫ БУЛМАГАН УКУЧЫЛАР НИЧЕК УКЫЙ?
Компьютерлары һәм Интернетлары булмаган Казан укучылары дистанцион рәвештә телефон аша белем алачак. Ничек була бу?
Өйләрендә онлайн рәвештә белем алырга мөмкинлекләре булмаган Казан укучыларының телефоннарын моның өчен яраклаштырачаклар.
“Өйләрендә моның өчен мөмкинлекләре булмаган балаларның укуын ничек оештырырга?” дигән сорау туды. Аларның компьютерлары да, планшетлары да юк. Булса да, Интернетлары начар эшли. Каникул беткәнчегә кадәр без төрле ысулларны кулланып караячакбыз. Бу эш оффлайн режимда да башкарылачак. Мисал өчен, телефон аша шалтыратып укытучы белән сөйләшеп булачак, – ди бу турыда Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Мэрия китергән статистика буенча Казанның 97,7 % укучысы дистанцион укуда катнаша ала. Шул ук вакытта 3,2 мең тирәсе балага укуларын дәвам итү өчен индивидуаль план һәм дәресләрне кече төркемнәрдә уздыру кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев