КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ УКУ БАШЛАНА?
Белгәнебезчә, 19 марттан башлап, Россиянең техникум, көллиятләре дистанцион укуга күчкән иде. Тик хәзерге вакытта бары тик урта һөнәри уку йортлары остаханәләре, лаборатория, җитештерү участокларында гына үткәреп була торган практик эшләрне уздыру мәсьәләсе бик кискен тора икән.
Шуңа да бүген, вирустан сакланыла торган тиешле процедуралар һәм чаралар уздырылган очракта, көллият, техникумнардагы белем бирү процессын өлешчә гадәти форматка күчерергә ярый.
Шунысы да бар: укуны гадәти форматка кире кайтару-кайтармау турындагы карарны көллият, техникум үзе хәл итә. Бу эпидемиологик ситуацияне исәпкә алынып эшләнергә тиеш. Шулай итеп, бүгеннән, 19 майдан, профессиональ белем бирү очешмаларында дәресләр гадәти режимда үткәрелә башлый ала.
Көллият, техникумнарда уку елы дәвамлылыгы үзгәрмичә кала. Ул 30 июньдә тәмамланачак. Кабул итү кампаниясе гадәттәгечә 1 июньнән старт ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев