“КОЧАКЛАМА ЯРАТМЫЙЧА”: ИСЛАНДИЯДӘ АГАЧЛАРНЫ КОЧАКЛАРГА КИҢӘШ ИТӘЛӘР
Исландиянең Урман хуҗалыгы хезмәте кешеләргә агачларны кочакларга киңәш итә. Моның сәбәбе нидә?
Ә сәбәп бик гади һәм кызыклы
Әлеге тәкъдимнең сәбәбе кызыклы да, гади дә. Карантин вакытында кешеләр дистанция сакларга мәҗбүр. Шуңа күрә башкалар белән кочаклашып булмый. Ә бит адәм баласына җылылык һәм наз кирәк. Мондый катлаулы чорда бигрәк тә.
Исландиянең Халлормсстадур дип исемләнгән милли урман хезмәткәрләре кешеләр саф һавада йөри алсын дип карлы сукмакларны чистарта башлаган. Ике кеше арасында дистанция (2 метр) сакланылсын өчен махсус билгеләр дә урнаштырганнар. Ә инде кочаклашулар җитмәүчеләргә урман хезмәткәрләре агачларны кочакларга киңәш итә:
– Агачны кочаклау киеренке халәттән арынырга булыша, - ди алар, - тик шулай да саграк булырга киңәш итәбез. Ул агачны сезгә кадәр дә кемдер кочаклаган булырга мөмкин. Шуңа күрә урманның эченәрәк, әле кеше йөрмәгән җирләренә керергә тырышыгыз.
Агачны кочаклау өчен 5 минут та җитә. Хезмәткәрләрнең агач кочаклау буенча тагын берничә киңәше бар:
– Агачны кочаклаганда күзләрегезне йомыгыз. Битегезне кәүсәсенә тидерегез һәм агачтан килгән җылылык сезгә дә күчәр, - ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев