КЛАВА КОКА, DABRO ҺӘМ НЮША - САЙЛАУГА БАР ҺӘМ БУШЛАЙ КОНЦЕРТ КАРА!
Бүген республикада тавыш бирү участоклары ачыла. Сайлауга барып, тавыш биргән һәркемгә «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге тапшырылачак. Бу – 13 сентябрьдә “Ак Барс Арена” янында башланачак концертка бушлай кереп булачак дигән сүз.
Бәйрәм сәгать 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территория экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормышны яратучылар» проектының презентациясе, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башка зоналарга бүленәчәк.
Танылган җырчылардан Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгыш ясаячаклар. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.
Тавыш бирү 11 — 13 сентябрь көннәрендә уза. Өч көн дәвамында сайлау участоклары иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев