КИЛӘЧӘКТӘ КАЙСЫ ҺӨНӘРЛӘРГӘ ИХТЫЯҖ БУЛАЧАК? (ИСЕМЛЕК)
Киләсе берничә елда Россиядә массакүләм профессияләргә ихтыяҗ зур булачак. Алар арасында укытучы, бухгалтер, электрогаз эретеп ябыштыручы, пешерүче, кондитер, токарь, насос җайланмалары машинисты, лифтлар буенча электр механигы, официант һәм бармен бар. Моның турында RT басмасы хәбәр итә.
Моннан тыш, дефицит профессияләргә дә ихтыяҗ артачак. Мисал өчен, бүлү җайланмаларының җиһазларын ремонтлау буенча электрослесарь, оператив-күчмә бригаданың электромонтеры, биотехнология сәнәгате сыйфатын контрольдә тоту менеджеры, инженер-химик, адаптив физкультура буенча тренер-укытучы.
Шулай ук оешмаларда беренчел роль уйный торган төп профессияләргә дә сорау булачак. Бу –фармацевтик эшчәнлек идарәсе һәм электростанция сменасы башлыгы өлкәсендәге белгечләр.
Технологик процесс ярдәмендә барлыкка килгән яңа профессияләргә дә тренд күзәтелә. Бу – зур мәгълүматлар һәм болытлы технологияләр белән эш итүче белгечләр, яңа җитештерү һәм төзелеш техникасы өлкәсендәге профессионаллар. Экспертлар шулай ук үзенчәлекле профессияләрне дә билгеләп үтә. Болары – нанотехнологияләр сферасына караган һөнәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев