«КИЛӘЧӘК КӨЗГЕСЕ» ФИЛЬМНАР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КЕМНӘР КАТНАША АЛА?
Татарстанлыларның 15 октябрьгә кадәр «Киләчәк көзгесе» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмы фестивалендә катнашу мөмкинлеге бар. Онлайн-кинобәйгедә видеоконтент булдыру, репортаж, фильм һәм мультфильмнар төшерү белән кызыксынучы 12-18 яшьлек балалар катнаша ала.
Быел фестиваль биш традицион юнәлешне үз эченә ала: “Уен киносы”, “Анимацион кино”, “Документаль кино”, Репортаж” һәм “Видеоблог”, шулай ук ике яңа юнәлеш – “Кинобию” һәм “Киномузыка” да өстәлгән.
Конкурсантларга бары тик биремне үтәргә һәм 15 октябрьгә кадәр сайтта гариза калдырырга кирәк.
Иң талантлы яшүсмерләр исә көндезге этап чараларында катнаша ала. Фестивальнең белем бирү программасына режиссура, продюсерлык, оператор эше, мультипликация, актерлык уеннары һәм башка профильләр буенча остаханәләр керәчәк.
Яшь авторлар постпродакшн өлкәсендә кирәкле күнекмәләр алачак, үз иҗатларын премьера рәвешендә тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
-
31 августа 2026 - 10:20
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев