«ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫ: БАУМАНДА ТАТАР ХАЛЫК БИЮЕ БУЕНЧА ДӘРЕС УЗА
27 нче июль 18.00дә Бауман урамында («Ногай» кунакханәсе янында) татар халык биюе буенча дәрес үтәчәк. Чараны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге остаханә – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе.
Татар халык биюе буенча дәресне «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» тамашасы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева үткәрәчәк.
Дәрес җанлы музыка астында узачак. Бу эштә музыкантлар – төрле инструментларда уйнаучы Айдар Әбдрәхимов һәм халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» hәм «Болгар Радиосы» телевизион музыкаль премияләре лауреаты Рәзил Камалов ярдәмгә киләчәк.
Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел Казанда өч чарасы узды инде. Кабан күле яр буендагы беренче чарада «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча остаханә үтте. Анда 500гә якын казанлы әлеге бию хәрәкәтләрен өйрәнде. Дәрестән соң катнашучылар татар биюе буенча остаханәләрне җәй дәвамында кабаттан оештыруны сорады. Бу юлы әлеге дәрес Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Шулай итеп, иртәгә һәр теләгән кеше татар халык биюе нигезләрен өйрәнергә чакырыла. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
Нет комментариев