"ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫНА ЫШАНМАГЫЗ!"
Популяр алып баручы, табиб Елена Малышева үзенең тапшыруында халык медицинасына карата үз фикерләрен җиткерде.
Бу тапшыруда сүз югары кан басымын дәвалау ысуллары турында бара иде. Шактый күп кеше профессиональ табибларга мөрәҗәгать итәсе урынга, төрле үләннәр белән дәвалана. Ә нәкъ менә югары кан басымына килгәндә, аны үги ана яфрагы төнәтмәсе һәм алмадан ясалган серкә (уксус) белән дәвалаучылар күп икән. Елена Малышева сүзләренчә, кан басымы югары булганда серкәнең бернинди файдасы да юк, ә үги ана яфрагы исә зыянлы да, чөнки ул бавыр циррозына китерергә мөмкин. Табиб халык медицинасына ышанып, сәламәтлеккә зыян салмаска чакыра.
Алып баручы сүзләренчә, Россиядә халык медицинасы белән дәваланучылар артык күп, Ауропада, мәсәлән, халык медицинасы белән шөгыльләнү популяр түгел, профессиональ медицинаны өстенрәк санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев