ХАЛЫК БАЛГА ЯБЫРЫЛДЫ: НИ ӨЧЕН?
Россиядә күпләп бал сатып алучылар саны арткан. Бу тәм-томга бәя артуы да күзәтелә: якынча 18%ка артканнан соң, балның уртача бәясе 620 сумга җиткән.
«Платформа ОВД» компаниясе белгечләре чутлап чыгарган саннарга ышансак, кешеләр күпчелек 1.5 – 2 литр бал сатып алалар икән. Балны күпләп алу чоры Бал Спасы бәйрәменә туры килә, шунысы да кызыклы: быел бу бәйрәм чорында бал сатудан җыелган керем узган елгыга караганда 50% (!)ка артык булган. Бал белән бергә, кешеләр балавыз (прополис) да сатып алалар, быел исә, балавызның бәясе 10%ка арткан, һәм хәзер бер банка балавыз якынча 200 сум тирәсе тора.
«Платформа ОФД» компаниясенең үсеш буенча җитәкчесе Дмитрий Батюшенков халыкның күпләп бал сатып ала башлавының сәбәбен, кырларда химикатлар куллану нәтиҗәсендә бал кортларының күпләп үлүе турында хәбәрләрдә күрә.
– Мондый хәбәрләр, бал сату сезонының беренче көннәрендә халык тарафыннан сорау артып, уртача чекның бәясе артуга китерде, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев