КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
20 апрель көнне бөтен Россия буенча «Тотальный диктант» – барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган акция узды. КФУ – диктантның Казандагы мәйданчыкларның берсенә әверелде.
Гомумән алганда, Татарстан башкаласында 200 дән артык мәйданчык эшләде, анда теләге булган һәр кеше диктант яза алды. Шуларның берсе – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, анда акция актлар залында һәм өч аудиториядә үткәрелде. Диктантны университетның чит ил укучылары да язды.

ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова быел ИФМК актлар залында диктант текстын укыды. Диктант тексты күп санлы әдәби премияләр лауреаты һәм «Большая книга» премиясенең финалисты Анна Матвеева әсәреннән алынган иде.
«Текст көндәлекләр алып баруга багышланган һәм шул ук жанрда язылган. Ел саен диктант язу вакытында экранга аеруча катлаулы сүзләр чыгарыла. "Тотальный диктант"ны мин икенче тапкыр укыйм, ләкин КФУда тәүге тапкыр укуым, бу минем өчен бик зур дәрәҗә», – дип бүлеште Айгөл Сабирова.
Төхвәтуллин Рөстәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев