КФУ ПРОФЕССОРЫ СМАРТФОННАРГА БӘЙЛЕЛЕКНЕҢ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘДЕ
Смартфоннарга һәм яңа мәгълүматны чиксез куллануга бәйле булу кешенең эволюцион үсеше белән аңлатыла, дип белдерде психология фәннәре кандидаты, КФУ профессоры Юлия Андреева. «Скроллинг» вакытында баш мие мәгълүматны саклау һәм танып белү режимында эшли, дип искәртте галим.
Видеолар карау, төрле мәгълүмат белән танышып бару иҗади процесска охшаган һәм бу файдалы булырга мөмкин. «Моны күргәзмәгә яки театрга бару, кино карау белән чагыштырып була. Әлеге вакыт аралыгында безнең баш мие үз эшен башкара. Ул ниндидер мәгълүматны искә төшерә, үзе өчен мөһим булган проблеманы чишә ала»,- дип өстәде Юлия Андреева.
Әмма шуны да истә тотарга кирәк, әгәр кеше телефоннан башка тора алмый, анга карата бәйлелек барлыкка килә икән, психолог яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ассызыклады Андреева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев