КФУ ПРОФЕССОРЫ: “КЫШ БЫЕЛ АШЫКМЫЙ”
Узган ел бу вакытта инде кышкы курткадан, шыгыр-шыгыр карга басып йөри идек. Быел әле кар юк та юк... Кыш кайчан килә?
Киләсе ун көндә температура нормадан югарырак булачак. Бу турыда профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итә.
Ник һаман салкынайтмый?
Казандагы һава торышы Себердәге антициклонга бәйле шундый. Шуңа күрә хәзер һава басымы югары, җил юк һәм җылы. КФУ метеостанциясе мәгълүматларына күз салсак, кичә, ягъни пәнҗешәмбе көнне иртән температура -0,8 градус булган. Әле темпертураның 0 дән күпкә түбән төшкәне юк диярлек. Гадәттә, бездә 30 октябрь-1 ноябрь көннәрендә салкынайта иде инде, -ди Юрий Переведенцев.
Кар кайчан ятачак?
– Кар температура -5 градустан түбән төшкәч кенә ята алачак, – ди профессор.
Переведенцев әйтүенчә, хәзер температура -3,5 градусны тәшкил итәргә тиеш. Бүгенге көндә термометр 2,5 градусны күрсәтә. Температура нормадан 5−6 градуска артыграк.
Бу бик зур күрсәткеч, – ди галим, - һәм әлеге һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Башка елларны Казанда кар 19—21 ноябрьләрдә ятса, Россиянең гидрометеорология үзәге фаразлавынча, әлегә кар көтелми. Кыш быел бик ашыкмый.
– Ноябрьнең икенче яртысы да җылы булачак, дип көтелә. РФнең гидрометеорология фаразына күз салсак, 24 ноябрьгә кадәр температура нормадан 2 градуска артык булып сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев