КФУ ПРОФЕССОРЫ: «АТНА АХЫРЫНДА САЛКЫНАЙТАЧАК»
КФУ профессоры сүзләренчә, салкын көннәр бу атна ахырына киләчәк. Бу салкыннар 4-5 көнгә сузылачак.
Атна дәвамында температура -20 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлана.
– 5 февральгә кадәр температура гадәттәгедән югарырак булачак. Аннан соң ул -20гә кадәр төшәргә мөмкин. Шимбә, якшәмбе көннәрендә явым-төшем көтелә. Мондый салкын көннәр 4-5 көнгә сузылырга мөмкин, - ди КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Шулай ук белгеч каты җил, буран булу ихтималы турында да әйтә. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 6 февраль көнне -14, 7 февраль көнне -17 гадус салкын булуы көтелә. Ә шимбәдән якшәмбегә каршы төнгә температура -21гә җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев