Белми калма
Кесәдәге татарча гид: Кайда? Кайчан? Ничек?
Казандагы «Россия – минем тарих» («Россия – моя история») тарихи паркында аудиоэкскурсияләр татар телендә дә яңгырый башлаячак. Аудио-юл күрсәткеч бүген – халыкара туган телләр көнендә старт ала. Яңалыкны беренчеләрдән булып Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, «Татар малай» (Ринат Галиәхмәтов), «Кызык Мызык» (Илназ Габидуллин) кебек популяр блогерлар, теле һәм радио алып баручысы Батыр Харисов сынап караячак.
Кесәдәге шәхси гид гади, аңлаешлы телдә паркта кая барырга, нәрсә карарга икәнлеге турында әйтеп тора.
Фонограмма професcиональ экскурсоводлар һәм туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан яздырылган. Тәрҗемә эшен Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты башкарган.
Парк экспозициясендә татар милләте, Татарстан тарихына зур өлеш бүлеп бирелгән. Һәр залда кызыклы фактлар тәкъдим ителә, тарихи вакыйгалар тасвирлана.
Зилә САБИТОВА

Сүз уңаеннан, “Россия – минем тарих” паркы 2017 елның октябрендә “Казан ярминкәсе” территориясендә ачыла. Мәйданы буенча 5 500 квадрат метрны тәшкил итә.“Россия – минем тарих” тарихи парклары Россиянең 10 шәһәрендә бар.
Зилә САБИТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев