Белми калма
КЕМГӘ КУРА ҖИЛӘГЕ АШАРГА ЯРАМЫЙ?
Табиб-диетолог Ольга Кораблева кура җиләген кемнәргә ашарга ярамавы турында әйтте.
Табиб әйтүенчә, сәламәтлеге белән проблемалары булмаган кешегә көненә күп дигәндә 400 грамм кура җиләге ашарга рөхсәт ителә.
Әмма гастрит, язва кебек ашказаны авырулары, бөер авырулары булган кешләргә аны ашарга киңәш ителми.
Кораблева кура җиләгенең көчле аллерген булуы турында да әйтә. Шуңа күрә башка җиләкләргә (мәсәлән, виктория) аллергия булган кешеләргә аны күп ашарга ярамый. Боларга өстәп, кура җиләгенең аппетитны яхшырта торган үзлеге дә бар.
- Әгәр калорияләрне аз булса да киметергә теләсәгез, әлеге җиләкне ашамый торыгыз яки аны йогурт, эремчек белән ашагыз, - ди диетолог.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев