КАЗАНЛЫЛАР МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫНА ТАШЛАМА СОРЫЙ
Интернетта Казан шәһәрендә мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында йөргәндә социаль ташлама кирәклеген ассызыклаган петиция барлыкка килде.
Петиция авторы фикеренчә, әле беркайда да эшләмәүче, көн саен укуга, төрле түгәрәкле йөрүче балигъ булмаган мәктәп укучыларннан җәмәгать транспортында йөргән өчен тулы бәя түләтү дөрес түгел. Ташлама тулы бәянең 50%ына тигез булырга тиеш.
Автор сүзләренчә, Россиянең берничә шәһәрендә мондый тәҗрибә күптән кертелгән: мәсәлән, Мәскәүдә мәктәп укучыларның җәмәгать транспортында йөрү өчен социаль картасы бар, шундый ук карталар Түбән Новгородта да кертелгән.
Мондый тәкъдим эзсез генә калмаска да мөмкин, чөнки күптән түгел Госдума депутатлары студентлар өчен социаль карта кертү мәсьәләсен күтәреп чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев