Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНЛЫЛАР ӘКИЯТЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ БАЛАЧАККА КИРЕ КАЙТА АЛАЧАК

Казан халкының балачак хатирәләре белән уртаклашу һәм яраткан әкиятләре турында сөйләү мөмкинлеге булачак. Открыткалар форматындагы тарихлар кайбер китапханәләрдә 7 мартта ук барлыкка киләчәк. Аларны яшүсмерләр ясаячак: тарихларны барлап, иллюстрацияләр белән тулыландырачаклар. 

Катнашучылар балачакта әти-әни, әби-бабалары укыган әкиятләрнең исеме белән уртаклаша ала. Шулай ук әкиятләр уку белән бәйле истәлекләрен дә сөйли алалар. Мәсәлән, гаилә традицияләре яки балачак хатирәләре турында. Акциядә катнашу өчен бары тик форманы тутырырга гына кирәк.

Әлеге хатирәләр 8 март уңаеннан яшүсмерләр ясаган карточкаларның сюжет нигезенә салыначак. Аннары аларны open-call катнашучылары әкият китаплары эченә салып чыгачак. Мәсәлән, әгәр бер кеше әнисенең Габдулла Тукай әкиятләрен укыганын сөйләсә, тиешле открытка нәкъ менә Г.Тукай әкиятләре китабына куелачак.

Открыткаларны әлеге китапханәләрдәге китаплар эченнән табарга мөмкин булачак:

Х.Мәүлетов, 17б йррт адресы буенча урнашкан «Сандугач» китапханәсе,

К.Цеткин 11 йорт адресы буенча урнашкан 26 нчы китапханә, 

Г.Баруди,  25а йорт адресы буенча урнашкан 27 нче китапханә.

Открыткаларны үзеңә алырга ярый. Әгәр укучы билеты булса, әкиятләрне вакытлыча алып укырга, балачак хатирәләренә чумарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев