КАЗАНДАГЫ БӨТЕНРОССИЯ ЯРЫШЛАРЫ – ЯҢА ПАРКТА!
Казанда 26-28 июньдә I Бөтенроссия шәһәр уеннары узачак. 27 июнь Россия Яшьләр көненә багышланган бу чарада яшь буында популярлык казанган заманча спорт төрләре тәкъдим ителәчәк.
Ярышларда меңнән артык спортчы һәм 150 волонтер катнашачак. Әлеге уеннарда 10 төп спорт төрендә ярышачаклар. Алар арасында паркур, роллер-спорт, флаинг-диск һәм башкалар бар. Шулай ук 3 өстәмә спорт төре дә булачак: текбол, миниволей и флайборд. Ярышлар Горький исемендәге паркта һәм “Миллениум” күпере янындагы экстрим-паркта узачак.
Соңгысы җәй башына әзер булырга тиеш. Ул Казансу яры буен төзекләндерү проекты кысаларында яңартылачак. Анда скейт-парк, памп-трек, воркаут- һәм паркур-зоналарын, шулай ук стритбол өчен мәйданчыкларны да яңартачаклар. Экстрим юнәлешендә әле башлап кына килүчеләр өчен бирдә тренинг-парк һәм памп-трекны оештырачаклар.
2020нче ел спорт чараларына бай булырга охшый. Казан йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этаплары, нәфис гимнастика, регби-7, мотосерфинг, көрәш буенча халыкара стартлар кабул итәргә әзерләнә.
Татарстанлыларга һәм республика кунакларына хайдайвинг буенча дөнья кубогы, 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Европа беренчелеге дә кызык булачак.
фото Казан Мэриясе сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев