Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «ӘЙДӘБАС» ТАТАР БИЮЕН ҮСТЕРҮ ОСТАХАНӘСЕ» СТАРТ АЛА

1-6 ноябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр җыены кысаларында педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башланып китә.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» – Россиянең 6 төбәгеннән   килгән экспертларның татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча остаханәләрендә катнашу һәм үз коллективың белән проектның май аенда Кариев театрында узачак йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлеге.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

«Педагогларны һәм хореографларны туплаган берләшмә булдырасы килә. Безнең өчен ул үзара тәҗрибә белән уртаклашу, камилләшү, килеп туган проблемаларны хәл итү урыны булыр иде. Минем өчен «ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу ул. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим», –  ди проектның җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» проекты «ТАВРИДА.АРТ» Арт-кластеры «Таврида» фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә хупланды.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр сылтама буенча гариза бирергә кирәк. Катнашучылар саны чикле. Белешмәләр өчен проектның җитәкчесе Сәидә Миңнебаева телефоны: +79656169266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев