Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ЯҢА КҮЗӘТҮ ТӘГӘРМӘЧЕ АЧЫЛА?

Парклар һәм скверлар дирекциясе Казан халкыннан: “Кирәкме-юкмы?” – дип сорый.

Ул кайда урнашачак?

Әгәр “кирәк” дип табылса, яңа күзәтү тәгәрмәче (колесо обозрения) Казанның Урицкий паркында урнашачак. Бу хакта дирекция сәркатибе Светлана Михайлова хәбәр итә.

– Аның озынлыгы 36 метрны тәшкил итәчәк. Әлеге тәгәрмәчне булдыру идеясен безгә шәхси инвестор тәкъдим итте, аның инде проекты да бар. “Куяргамы-юкмы?” дигән сорау белән без шәһәр халкына мөрәҗәгать иттек, чөнки нәкъ менә алар паркның хуҗасы булып тора, - диләр дирекциянең матбугат хезмәтендә.

“Безгә яңа тәгәрмәч кирәкми”

Кичә «Московский» мәдәният үзәгендә булган очрашуда Урицкий паркының киләчәге көн кадагында булган мәсьәләләрнең берсе иде. Катнашучыларга махсус анкеталар таратылды. Анда  аларның яңа аттракцион булдыруга карата фикерләре соралган иде. Катнашучыларның күбесе моңа әзер түгел булып чыкты һәм үзләренең каршы булуларын белдереде.

– Без кичәге анкеталарны барлыйбыз, нәтиҗәләр ясыйбыз. Алга таба онлайн тавыш бирү оештырырга ниятлибез. Бу очрашуда булмаган кешләрнең фикерен дә белү өчен кирәк. Алар бит очрашуда нинди фикерләр яңгыраганын, нәрсәләр булганын әлегә белми. Шул нәтиҗәләрдән чыгып эш итәчәкбез, - ди Михайлова.

Парклар һәм скверлар дирекциясе әлеге инвесторның башка җирдә дә тәгәрмәч урнаштыру нияте булу-булмавын белми. Әлегә сүз Урицкий паркы турында гына барган.

Исегезгә төшерәбез: Казанда ике күзәтү тәгәрмәче бар инде. Берсе 65 метрлы “Җир шары буйлап” дип аталган тәгәрмәч, икенчесе “Кырлай” ял паркындагы 55 метрлы күзәтү тәгәрмәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев