Белми калма
Казанда “вафля юллар” пәйда була
1 июльдән Казанның Сул як Болак һәм Париж Коммунасы урамнары кисешкән чатта “вафля” юл билгесе төшереләчәк, махсус юл билгесе урнаштырылачак. Бу Казан өчен юлга төшерелгән шундый тәүге билге.
Сары шакмаклардан торган рәсемне хәтерләткән юл билгесе урам чатында бөкеләрдән котылырга ярдәм итәчәк, дип аңлатма бирә Казанның транспорт комитеты. Чөнки әлеге билге ярдәмендә урам чатының чикләре чамалап була. Ә алда бөке хасил булган очракта әлеге “сары шакмак”ка керү тыела. Кагыйдә бозучыларны 1 мең сум штраф көтә.
– Андый юл билгеләре төшерү мөмкинлекләре карала, әмма әлегә планлаштырмадык. Шулай да быел тәҗрибә өчен бер-ике чатта сынап карарга була, – дип белдергән иде Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов журналистлар белән соңгы очрашуларның берсендә. – Мәскәү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кагыйдә бозуны терки торган камералар куелгач кына әлеге билгеләр нәтиҗә китерде. Димәк, аныдй чатларны камералар белән җиһазландыру мөмкинлеге дә кирәк.
Белеп тору өчен: “вафля билгесе” дәүләт стандартлары тарафыннан расланып, узган елның 1 июнендә гамәлгә кертелде. Сынау буларак Мәскәүнең 30 юл чатында кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев