КАЗАНДА УЗАЧАК II ХАЛЫКАРА ТӨЗЕЛЕШ ЧЕМПИОНАТЫНДА 200ДӘН АРТЫК ВОЛОНТЕР КАТНАШАЧАК
5-8 октябрь көнне Казанда узачак II Халыкара төзелеш чемпионатында Россиянең 48 төбәгеннән 200гә якын волонтер катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев сөйләде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елгы Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында өч юнәлештә 20 номинация тәкъдим ителәчәк. Болар – сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзелеш проекты белән идарә итү. Казан кабул итәчәк меңнән артык катнашучының 20 проценты – студентлар. Чемпионатның приз фонды – 44,1 млн сум, «Студентлар лигасы» ның приз фонды исә 11,7 млн сум тәшкил итә.
Халыкара төзелеш чемпионаты быел икенче тапкыр уза. Беренче чемпионат Сочи шәһәренең «Сириус» фән һәм сәнгать паркында узган булса, быелгы чараның уздырылу мәйданчыгы итеп Казанда урнашкан «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге сайланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев