КАЗАНДА “УРАМ” ЭКСТРИМ ПАРКЫ АЧЫЛА. КАЙЧАН?
Казанда бик тиздән “Урам” дип исемләнгән экстрим-парк ачылачак. Кайда урнашкан ул? Кайчан ачыла?
27 июнь, Яшьләр көнендә, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы “Урам” экстрим-паркын карарга барачак. Бу паркны Татарстан яшьләре бик озак көтте. Тест-драйв вакытында спортның экстремаль төрләрен сөючеләр скейтбординг, паркур, BMX һ.б. мәйданчыкларын сынап карый алачак. Әлеге чараларда тамашачылар булмаячак һәм барлык санитар-эпидемиологик таләпләр сакланачак.
Казанлылар һәм килгән кунаклар экстрим-паркка эпидемиологик вәгыйять көйләнгәч һәм техник, әзерлек эшләре төгәлләнгәч бара алачак.
Яңа әлеге парк Казансу яр буенда – “Миллениум” күпере астында урнашкан. Ул 8 өлештән гыйбарәт: скейт-парк, ике памп-трек, воркаут, паркур, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг зонасы.
“Урам” – Россиядәге иң зур экстрим-парк булачак. Аның мәйданы 1,9 гектарны тәшкил итә. Парк халыкара куркынычсызлык стандартларына таянып төзелгән. Биредә рәсми чаралар да үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев