КАЗАНДА УКУЧЫЛАР АРАСЫНДА УЗГАН ПОЛИГРАФИЯ БУЕНЧА ЯРЫШЛАР ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Казанның 187 номерлы күппрофильле лицеенда юниорлар арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясеннән һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты узды. 14 апрель көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Полиграфия (юниорлар) компетенциясен Татмедиа АҖ җитәкли. Әлеге юнәлеш буенча ярышларда барлыгы биш укучы көч сынашты. Шуларның дүртесе – 187 номерлы лицей укучысы.
Ярышлар 4 этаптан торды, егетләр һәм кызлар тәҗрибә туплау өчен «А-пресс» типографиясенә барды. Аларга махсус басма станогында эшләргә, техник бирем буенча журнал, шулай ук блокнот бастырырга туры килде. Катнашучыларның эшләрен тәҗрибәле экспертлар – полиграфия өлкәсендә хезмәт куючылар бәяләде.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Шулай итеп сайлап алу ярышларында һәм ике чемпионат финалында катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керүче өч җиңүче билгеләнде: Аделина Хәсәнова (I урын), Илсаф Хәбибуллин (II урын), Матвей Макар (III урын). Беренчелек яулаган 7 сыйныф укучысы Аделина Хәсәнова ярышта катнашу тәҗрибәсе белән бүлеште:
«Иҗат итү миңа бик ошый. Әлеге ярышларны яңа һөнәрдә үземне сынап карау өчен яхшы мөмкинлек дип санадым, шуңа катнашырга булдым. Чын-чынлап кызыклы эш белән шөгыльләнергә туры килде, бу зур тәҗрибә. Иң авыры дип, журнал тышлыгын ясауны әйтер идем. Чөнки бер кечкенә хата гына җибәрсәң дә, барысын да бозарга мөмкин», – диде беренче урын иясе.
Укучыларны зур җиңүләре белән котлауда 187 номерлы лицей директоры Гөлнара Галеева да катнашты:
«Бу безнең хыялыбыз иде, без аңа өч уку елы дәвамында бардык дисәк тә буладыр. Чемпионатта катнашу балаларга күп нәрсә бирә. Барлык остазларга да үз белемнәрен укучыларыбызга тапшырганнары өчен, зур рәхмәт белдерәбез. Чемпионат балаларның тормыш битләренә иң мөһим әйберләрнең берсе булып кереп калачак. Бу ярышларда сез үзегезне тикшереп карадыгыз, төркемдә эшләргә, үзегезне генә түгел, башкаларны да уңайсыз хәлдә калдырмаска өйрәндегез», – дигән сүзләр җиткерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев