КАЗАНДА СЕРЛЕ СПЕКТАКЛЬ
Россиядә Театр елы уңаеннан, театр өлкәсендә күп кенә проектлар тормышка ашырыла. Гадәттәгеләрдән аермалы буларак, араларында халыкара дәрәҗәдәгеләре дә шактый. Шундыйларның берсе киләсе атнага көтелә. Казанның Болактагы театрда 21 ноябрь көнне Тегеран драматургы Нассим Солейманпурның “Ак куян, кызыл куян” спектакле премьерасы узачак.
Әлеге пьеса дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән. Аны дөньяның 29 илендә меңнән артык тапкыр куярга өлгергәннәр инде. Пьесаны яңадан куйган саен аны яңа кеше укый. Шунысы кызык: башка спектакльләрдән аермалы буларак, ул актер кулына сәхнәдә генә, ябык конвертта килеп эләгә. Ә тамашачылардан бу спектакльдә күргән һәм ишеткән әйберләрне башкаларга сөйләмәскә сорыйлар. Актер әлеге пьесаны үз гомерендә бер тапкыр гына укый ала. Әлеге текст белән Вупи Голдберг, Натан Лейн, Стана Катик, Майкл Шеннон, Стивен Фрай, Михаил Зыгарь, Алиса Гребенщикова, Анатолий Белый һәм башка актерлар очрашкан.
Казанда исә бу пьесаны беренче тапкыр Болактагы театр, “Угол” иҗади лаборатория актеры Искәндәр Нуриҗанов башкарачак. Ул “Анна Каренина”да Константин Левин ролен дә уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев