Белми калма
Казанда М. И. Глинка исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсы ачыла
11-19 апрель көннәрендә Казанда М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы уздырылачак. Жюри әгъзаларына 235 кә якын катнашучыны тыңларга туры киләчәк.
Әйтергә кирәк, бу бәйге беренче мәртәбә 1960 нчы елда ук уздырылган. 2014 елдан соң исә аны үткәрү 5 елга тукталып торган. Быел исә, ниһаять, зур танылу алган әлеге бәйге яңадан торгызылачак. Конкурсны тантаналы ачу чарасы Казан ратушасында булачак. Катнашучыларны тыңлау һәм гала-концерт исә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булыр дип планлаштырыла.
Бәйгедә 19-32 яшьлек 233 яшь вокалист чыгыш ясаячак. Алар рәтендә 38 чит илдән җырчылар бар. Татарстаннан исә 33 катнашучы булачак. Аларның 12 се – Казан дәүләт консерваториясеннән.
- Жюрига бик тә авырга туры киләчәк. Алар көненә 70 катнашучыны тыңлаячак. Бу – бик катлаулы эш, - дип ассызыклый Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев