Белми калма
Казанда "М-14" микрорайонында беренче йорт кулланылышка тапшырылды
Казанда тантаналы рәвештә "М-14" микрорайонында урнашкан 1нче номерлы 255 фатирлы йортны кулланылышка тапшырдылар.
Анда социаль ипотека программасы буенча чират торучылар да фатир алган. Йортның инвесторы - Татарстан республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, генераль подрядчы – "Ак таш" ҖЧҖ. Бүген яңа фатир хуҗаларына кирәкле документлар, ачкычлар тапшырылды, шуннан соң кызыл тасма кисү белән башланган тантана узды.
"10 гыйнвардан бирле, ягъни Татарстан Президенты "Салават Күпере" һәм "М-14" микрорайоннарын караганнан соң, дүрт ай узды. Йортны тапшыру бара. Әйе, йортны тапшыру вакыты бераз күчерелде, әмма сез күргәнчә, "Салават Күпере", "М-14" буенча без һәрчак графикны куып тотабыз. Бу эш дәвам итәчәк. Татарстан Президенты тарафыннан карар кабул ителде, микрорайонга илтә торган юл киңәйтеләчәк. Җәй көне ул тиешле норматив буенча эшләячәк", – дип ышандырды ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Илшат Гимаев.
Шулай ук Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, "Салават Күпере"ндәге бөтен эш контрольгә алынган, даими күчмә штаблар үткәрелә. Май ахырына кадәр тагын бер йорт тапшырылыр, дип көтелә. Шулай ук бер йортта ай азагына чаклы төзелеш-монтажлау эше тәмамланыр, ә икенчесендәге эшне сентябрьгә тәмамларга планлаштырыла.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев