Белми калма
КАЗАНДА КЫЛЛЫ УЕН КОРАЛЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Казанда 17 һәм 20 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында XI Халыкара «L’arte del arco» – кыллы уен кораллары фестивале уза. Чарада Россия, Таҗикстан, Казахстан, Кытай һәм Франция музыкантлары катнаша. Фестивальгә килүчеләр скрипка, виола да гамба, гиджак, эрху, кылкобыз һәм барокко виолончелен ишетә ала.
Тамашачылар алдында талантлы солистлар чыгыш ясый. Казаннан тыш, фестиваль Түбән Камада һәм Яр Чаллыда үткәрелә. Традицион рәвештә чакырылган солистлар балалар музыка мәктәпләре һәм көллиятләрендә тәрбияләнүчеләр өчен бушлай остаханәләр үткәрә. Бу турыда Казан мэриясе рәсми сайтында хәбәр ителә. Чарага Пушкин картасы белән керү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
Нет комментариев