КАЗАНДА ҖИҢҮ ПАРАДЫ КАЙЧАН УЗАЧАК?
Җиңү Парады күчерелергә мөмкин булган ике дата аталды. Ул кайчан узар? 9 май көнне бәйрәм салюты булачакмы?
Җиңү Парады кайчан узар?
Хәзерге вакытта Җиңү Парадын йә июнь, йә сентябрь айларына күчерү күздә тотыла. Барысы да эпидемиологик вәзгыятькә бәйле хәл ителәчәк.
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү Парады июнь яки сентябрь аена күчерерлергә мөмкин, - ди ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, - ул йә июнь ахыры, йә сентябрь башы булачак. Тиздән РФ үзизоляция режимыннан акрынлап чыга башлый. Бәйрәм чараларының кайчан үтәчәге дә шуннан соң, ягъни май ахырларына таба билгеле булачак.
Искә төшерик
Моңа кадәр Россия президенты Владимир Путин, Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, 9 май көнне үтә торган чараларның күчереле турында игълан иткән иде.
9 майда салют булачакмы?
Казанда Җиңү көненә багышланган салют 9 май көнне аттырылачак. Әмма халыкны өйдә калырга һәм фейерверкны тәрәзәдән күзәтергә яки “ТНВ” телеканалындагы онлайн трансляциясен карарга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
-
29 июня 2026 - 16:07
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
-
29 июня 2026 - 11:29
МӘСКӘҮ УКУЧЫСЫ БДИДА МАКСИМАЛЬ 500 БАЛЛ ҖЫЙГАН
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
Нет комментариев