КАЗАНДА 6 ЯҢА ПАРК АЧЫЛАЧАК. КАЙДА?
Паркларда “гуләйт” итәргә яратучылар өчен шәп яңалык: Казанда 6 (!) яңа парк ачылачак. Тулырак безнең язмада.
Татарстан башкаласында 6 яңа парк пәйда булачак. Бу турыда Казанның архитектура һәм төзелеш идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, яңа парклар булдыру идеясе «Безнең ишегалды» («Наш двор») программасы һәм «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» исемле федераль проект кысаларында тормышка ашырыла.
Парклар Казанның кайсы өлешләрендә ачыла?
Яңа паркларның икесе Казанның Совет районындагы Магистраль урамында һәм Җиңү Проспектында ачылыр, дип көтелә.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе соравы буенча, парк мәйданнарын Копылов, Әпсәләмов, Декабристлар, Солдат урамнарындагы җирләр хисабына зурайтачаклар.
Казансу яр буенда да 3,8 һәм 3,6 га мәйданлы ике ял итү урыны булдырылачак. Тагын бер парк Подлужная урамында ачылачак.
ТР башкаласының архитектура һәм төзелеш идарәсе комиссиясе тәкъдим ителгән проектларны хуплаган. Димәк, бик тиздән Казаныбызда ял итү өчен урыннар тагын да күбрәк булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Нет комментариев