КАЗАНЬОРГСИНТЕЗ БАЛАЛАРНЫ СӘНӘГАТЬ ТУРЫНДА ВИДЕОРОЛИКЛАР ТӨШЕРЕРГӘ ӨЙРӘТКӘН
«Караван» балалар киностудиясе һәм Казаньоргсинтез «Балалар заводларны төшерә» исемле уртак белем бирү проектына нәтиҗәләр ясадылар. Проект кысаларында студиядә шөгыльләнүче балалар өчен остаханәләр уздырылды. Нәтиҗә буларак, укучыларның Казаньоргсинтез мәйданчыгында төшерелгән социаль фильмнары тәкъдим ителде.
«Караван» студиясе 7 ел элек «Дуслык» реабилитацион үзәк балалары өчен түгәрәк кебек оештырылган. Анда 4-18 яшьлек балалар катнаша. Әлеге студиягә йөрүче балалар үзләре төшергән фильмнар белән төрле бәйгеләрдә катнаша, уңышлары да байтак: төрле бәйгеләрдә, халыкара фестивальләрдә 9 гран-при һәм 60ка якын җиңүләре бар аларның.
Ә «Балалар заводларны төшерә» проекты 2021 елның март аенда старт алган. Балаларны заводлар белән таныштырганнан соң, алар өчен махсус остаханәләр оешытырыла. Ә бәйгенең өченче этабында исә, балалар Химиклар көненә багышланган фильм сценарийлары тәкъдим иткәннәр. Барлыгы 9 эш кабул ителгән, ә җиңүгә – игезәкләр Алисә һәм Луиза Зәбироваларның «Алмагачлар» исемле сценарие лаек булган. Алар әлеге сценарий буенча завод мәйданчыгында фильм төшергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев