КАЗАН ЯШЬЛӘРЕНЕҢ КҮПМЕСЕ БАШКАЛАДАН КИТӘРГӘ ТЕЛИ?
Кайсы шәһәр кешеләре үз торган җирләреннән канәгать түгел? Алар кая күченеп китәргә хыяллана? Шушы сорауга җавапны табу өчен Россиядә яшәүче 18-30га яшьтәге кешеләр арасында сораштыру уздырганнар.
Анда кешесе 250 меңнән дә ким булмаган шәһәрләр катнашкан. Әлеге сораштыруны РФ хөкүмәте каршындагы финанс университеты белгечләре уздыра. Киләсе 7 ел эчендә яшьләрнең 70%ы Казаннан беркая да китәргә җыенмый икән. Ә менә Казан яшьләренең 28%ы яхшы тормыш эзләп, башка шәһәргә китмәкче. Татарстан шәһәрләре арасыннан рейтингка Чаллы да эләккән. Андагы яшьләрнең 63%ы торган җирләреннән канәгать, ә 37%ы киләсе 7 ел эчендә шәһәрдән чыгып сызарга уйлый.
Кайсы шәһәрләрдә яшәүче яшьләр башка җиргә күченеп китәргә аеруча хыяллана икән? Анысы да билгеле: бу исемлекнең башында Тольятти (55%), Омск (47%) һәм Барнаул (45%) тора, алардан соң Чиләбе, Волгоград килә.
Ә менә кайсы шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күбесе, киресенчә, беркая да китәргә теләми? Менә алар: Севастополь (16%), Грозный (17%) һәм Краснодар (21%).
Сораштыру барышында яшьләрнең үзләре яшәгән шәһәрләрдән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка хезмәт хакы югары булган шәһәрләргә күченеп китәргә теләве ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев