КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ РЕСТОРАННАР АЧЫЛДЫ
1 сентябрьгә Казандагы мәктәп ашханәләрен модернизацияләүгә 250 млн сум акча тотылган. 38 яңа мәктәп рестораны ачылган.
Бу хакта Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итә:
– 2 сентябрь көнне 38 яңа мәктәп ашханәсе ачылды, аларның 2се яңа мәктәпләрдә үз ишекләрен ачты. Барлык ниятләнгән эшләр дә эшләнде. Ремонт кирәк булган ашханәләр төзекләндерелде, заманча җиһазлар урнаштырылды, ди ул.
Мәктәптә туклану процессын яхшыртуга тотылган 250 млн сумның 170е Казан бюджетыннан, ә 80е азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаментыннан бүленгән.
Мәктәп ашханәләрен реконструкцияләгәннән соң яңа 1550 урын барлыкка килгән, тагын 950се яңа мәктәпләрдә.
Бүгенге көндә Казанда мәктәп рестораннары форматында 65 мәктәп ашханәсе эшли, бу барлык мәктәпләрнең 30%ы дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев