Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН МЭРИЯСЕ ҖӘЙГЕ МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРА

13 июнь көнне Татмедиа бинасының конференц-залында Казан Мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат конференциясе булып узды.

Очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова катнашты.

Матбугат конференциясендә сүз Казан Мэриясе тарафыннан җәй айларында оештырылачак милли проектлар турында барды. Казанлыларны һәм башкала кунакларын милли чараларга бай җәй көтә:

15 июнь – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны үз эшен башлап җибәрә. Быел ул яңа форматта узачак: кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. 15 июнь программасы перформанс белән башланып, төрле интерактивлар, биюләр белән дәвам итәчәк. Катнашучыларны шулай ук фольклор уен кораллары белән танышу да көтә. Проект кысаларында оештырылган барлык остаханәләр дә пәнҗешәмбе көннәрендә кичке 18:00 сәгатьтә Камал театры янәшәсендә Кабан күле буенда уза торган булачак. Проект турында тулырак мәгълүмат, остаханәләрнең уздырылу даталары һәм чаралардан фотолар «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең ВКонтактедагы рәсми төркемендә урын алачак.

24 июнь көнне Казанның 3 урынында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Сабантуйның төп мәйданы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылачак.  Бер көн алдан, 23 июнь көнне, Сабантуйга бүләк җыю йоласы һәм ат чабышы үткәреләчәк. Сабантуйга татар милли киемнәрендә килгән кунакларга бүләкләр тапшырылачак һәм махсус фотозна оештырылачак.

5 июль Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Древо жизни» (“Байтирәк”) мәдәни-агарту проекты башланып китәчәк. Беренче чара башкорт мәдәниятенә багышланачак. Теләге булганнар башкорт халкы уеннарында катнаша, халык мәкальләрен өйрәнә һәм милли музыка коралларында уйный алачак. Башлану вакыты: 18:00.

9 июль – «Үз телем» проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. 1 августка хәтле бәйгенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. «Үз телем» бәйгесе балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен популярлаштыру буенча проектлар булдыруга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук Казанда яшәүче 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләргә яңа елга кадәр татар телен яки мәдәниятен үстерүгә багышланган проектларын тормышка ашыру өчен финанс ярдәм күрсәтеләчәк.

15 июль – «Саумы, Казан! / Здравствуй, Казань!» рәсем сәнгате бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Җиңү яулаган рәссамнарга акчалата бүләкләр тапшырылачак. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак, 30 августта Казанга багышлаган күргәзмә оештырылыр дип көтелә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Картиналарда Казанны күрсәтергә кирәк-бу шәһәр халкы арасында тарихи һәм популяр урамнар да, чит күзләрдән яшеренгән урыннар да булырга мөмкин. Эшләр саны чикләнмәгән, әмма иң мөһиме – картиналарда сурәтләнгән объект кабатланмасын. (Катнашу өчен гаризаларны  saumykazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк).

12 август көнне Идел буе халыкларына багышланган өченче «Итил» яңа этник мәдәният фестивале булып узачак. «Итил» фестивале – сәнгатьнең төрле юнәлешләре ярдәмендә Идел буе халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы. Моннан тыш, бу – күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә белән уртаклашу өчен ел саен уздырыла торган мәйданчык. Фестиваль мәйданчыгында тематик материаллар белән бизәлгән халыкларның кунакчыллык зоналары ачылачак. Монда Идел буе халыклары, аларның мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында күп кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин булачак.

Барыгызны да чараларда көтеп калабыз. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик!

Эльвира МИНӘХМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев