Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН КОНСЕРВАТОРИЯСЕНЕҢ КЫТАЙ СТУДЕНТЛАРЫ «МУЗЫКАЛЬ КОТЛАУ ХАТЛАРЫ»н ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК

16 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында «Музыкаль котлау хатлары» концерты узачак. Анда Кытай Халык Республикасыннан Казан консерваториясе студентлары чыгыш ясаячак. Концерт 18:30да башлана.

Казан дәүләт консерваториясе халыкара киңлектә танылу алган. Кытайда ул аеруча югары бәяләнә: консерваториядә Кытай Халык Республикасыннан студентлар саны елдан-ел арта. Казанда укыганда, Кытай студентлары дөнья музыка осталыгы серләрен үзләштереп кенә калмый, рус һәм татар музыкасын башкаручыларына да әйләнә. Ректор, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы белән Казан консерваториясе быел беренче тапкыр Кытай студентларының махсус концертын С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә үткәрә.

Концерт программасында, Россия һәм Кытай композиторлары әсәрләре белән беррәттән, Кытай халык җырлары һәм традицион инструменталь музыка үрнәкләре яңгыраячак. Тамашачылар яшь җырчыларны һәм арфа, бәрмә уен кораллары, флейта, гобой, кларнет, фортепиано, виолончельдә башкаручыларны ишетәчәк. Концертта шулай ук профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге Казан консерваториясенең Tatarica татар халык уен кораллары оркестры да катнашачак.

«Әлеге концертның барлык солистлары – Казан консерваториясенең Кытай студентлары. Оркестрга рус һәм кытай операларыннан арияләр яңгыраячак. Студентлар шулай ук Антонио Вивальди, Камил Сен-Санс, Ференц Лист, Сара Садыйкова, Ренат Аникеев, Рөстәм Яхин әсәрләрен башкарачак. Кытай халык җырлары һәм кытай композиторларының әсәрләре программага үз милли төсмерен кертәчәк. Концертның бизәге булып традицион кытай уен коралы – эрху (ике тимер кыллы борынгы уен коралы) яңгырар. Бу номер концерт программасын оркестр белән бергә тәмамлаячак», – дип билгеләп үтте консерваториянең иҗади эшчәнлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча проректоры Елена Хәкимова.

Билетларны биредә сатып алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев