КАЗАН КОНСЕРВАТОРИЯСЕ «ТУКАЙГА БАГЫШЛАУ» ӘЗЕРЛИ
25 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең икенче чарасы узачак. Фестивальне Казан дәүләт консерваториясе беренче тапкыр Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрә. Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.
Бу кичне тамашачыларны «Тукайга багышлау» дип исемләнгән татар хор музыкасы фестиваленең гала-концерты көтә. Сәхнәгә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр вокал-хор коллективлары – Казан консерваториясе үткәргән татар хор музыкасы ачык фестиваль-бәйгесе лауреатлары чыгачак. Программада – Татарстан композиторларының опера һәм музыкаль спектакльләреннән күренешләр.
Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале 27 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» легендар музыкаль комедиясе белән тәмамланачак. Спектакль татар телендә башкарыла.
Казан консерваториясе ел саен 20 ел дәвамында татар хор музыкасы фестивален үткәрә, татар милли композиторларының спектакльләрен даими куя, тамашачыларны милли региональ төсмергә ия инструменталь музыка концертлары белән сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
Нет комментариев