КАЗАН – ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ ЯШЬЛӘР БАШКАЛАСЫ
2022 елда Казанга ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусы бирелде. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр башкаласы – шәһәргә бер елга бирелә торган статус. Шуңа бәйле рәвештә Казанда бик күп чаралар уздырылачак.
Март аенда ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак Казанны инаугурацияләү тантанасы узачак. Коръән уку бәйгесе дә быел үтәргә тиеш. Шулай ук спорт ярышлары, хәтта ат чабышлары, киберспорт буенча чемпионат та уздырылыр дип көтелә. Бу хакта Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Казан төрле шәһәрләрне, илләрне һәм кыйтгаларны берләштерүче урын булыр һәм мәдәни белем алу өчен мөмкинлекләр тудырыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте ИХО яшьләр форумы президенты Таха Айхан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев