КАР КАЙЧАН ЭРИ?
КФУ белгече карның кайчан эреячәген әйтте.
Казан шәһәрендә кар күләме елдан-ел арта, ә карлы көннәр саны кими. Казандагы метеорологик мәйданчыкларда кар биеклеге бүгенге көндә 59 сантиметрны тәшкил итә. Кар апрельдә эреп бетәргә тиеш. Бу турыда КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе доценты Тимур Әүһәдиев хәбәр итә.
– Урамда зур күләмдә кар ята. Казанда кар биклеге елдан-ел арта. Бүгенге көндә ул 59 сантиметр. Бу – нормадан күбрәк. Күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнсәк, кар тулысынча апрельдә эреп бетәргә тиеш, - ди белгеч.
Тимур Әүһәдиев хәбәр итүенчә, бу кышның декабрендә явым-төшем күләме бик аз булган. Гыйнвар-февраль айларында кар күп яуган, ә мартта явым-төшем күләме әлегә нормадан азрак.
Шулай ук бу кышта бик каты итеп кар яуган көннәр дә булган. Ул көннәрдә тәүлек эчендә 10 мм кар яткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев