КАР ЭРИЯЧӘКМЕ?
Ничә көн эчендә бар дөнья ап-ак булды. Кар эрерме? Әллә инде бүтән эремиме? Әлеге сорауга җавапны белгеч бирә.
Казанда температура шактый җылы булса да, кар инде эремәячәк. Бу турыда КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә.
- Озак вакыт сакланган антициклоннан соң җылы фронт килде һәм көннәр җылынды. Кар яуды. Атмосфера басымы да кисәк төшеп китте, - Татарстандагы җылы һава торышын метеоролог шулай аңлата.
- Ай ахырына кадәр температура нормадан югарырак булачак. Хәзерге вакытта һава температурасы -5, -6 булырга тиеш, әмма бу сан зуррак.
Переведенцев һава торышы җылы булса да, карның инде эремәячәген әйтә:
- Гадәттә, кар катламы 21 ноябрь тирәләрендә, температура -5 тән түбәнәйгәч ята. Бу кыш җитүнең дә бер билгесе булып тора. Кар бары тик Урта диңгездән җылы циклон килсә генә эрергә мөмкин. Шуңа күрә кар инде эремәячәк. Мондый ихтимал бик аз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
Нет комментариев