КАНИКУЛЛАРДА 15 МЕҢ БАЛА КАЙДА БУЛГАН?
Көзге каникуллар күз ачып йомганчы узып та китте. Кыска гына булып тоелган бер атнаны да файдалы һәм кызыклы итеп уздыручы укучылар шактый. Шундый 15 мең кеше республика лагерьларында ял итеп өлгергән.
Көзге чорда Татарстанда 187 сәламәтләндерү оешмасы эшләгән. Аларда 15 940 кеше ял иткән. Алар:
– шәһәр читендәге ел буе эшли торган 38 стационар лагерьларда (6 503 кеше);
– 3 шифаханә-курорт оешмасында (283 кеше);
– 145 мәктәп яны лагерында (8668);
– Кара диңгез яры буендагы “Витязево” лагеренда (36 кеше) ял иткән.
Хәзерге вакытта көз көне эшли торган лагерьлар үз эшен тәмамлый.
Быелның җәендә 179 026 бала өчен ял оештырылган иде. Нәтиҗәдә, быелгы сезонда (көзге каникулларны да исәпкә алып) 207 628 бала ял иткән. Бу еллык планның 95 процентын тәшкил итә. Шулай ук көзге-кышкы чор вакытында да балалар өчен лагерьлар булдыру каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев