Белми калма
Кайсы вузны тәмамлаучылар аена 100 меңнән артык акча эшли?
Superjob порталы IT-технологияләр өлкәсендә иң зур хезмәт хакы алып эшләүче яшь белгечләр әзерли торган Россия вузлары рейтингын төзегән. Биредә югары уку йортын күп дигәндә 5 ел элек тәмамлаган белгечләрне исәпкә алганнар.
Бактың исә, вузны тәмамлаганнан соң иң күп хезмәт хакы алып эшләүчеләр - Мәскәү физика-техник институтын тәмамлаучылар икән. Алар аена 160 мең сум хезмәт хакы ала, ди. Икенче урында - Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт университеты. Аны тәмамлаучылар аена 140 мең сум акча эшли. Өченче урында - Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты. Аны тәмамлаучылар 130 мең хезмәт хакына дәгъва итә ала.
Хезмәт хаклары югары булган вузлар исемлегендә Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика милли тикшеренү университеты, МИФИ милли тикшеренү ядер өйрәнү университеты да бар.
Иң түбән хезмәт хаклары - Пенза дәүләт университеты һәм Көньяк Урал дәүләт университетында. Биредә уртача хезмәт хакы - 77 мең сум.
Әлбәттә, бу - уртача күрсәткечләр. Әлеге уку йортларын тәмамлаган һәркем шундый югары хезмәт хакы алып эшли дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев