Белми калма
Кабан күле янында бушлай кино күрсәтәләр
Җәен киноны ачык һавада карарга кирәк. Син дә моның белән килешәсеңдер. “Время кино” дирекциясе open-air (ачык һавада) кино күрсәтүнең яңа сезонын ача.
18 майда тамашачыларга ике кыскаметражлы фильмнар тәкъдим ителә. Алар – Татарстанның яшь режиссерларыныкы. Кинокартиналарны сугыш темасына үзенчәлекле караш берләштерә.
Соңыннан, фильмны булдыручылар тамашачылар белән аралаша алачак. Беренче кинофильм – Александр Ширмановның «На рассвете в конце июня» драмасы. Ул НКВД полковнигы Нелидов һәм бер төркем балалар турында. Хронометражы – 11 минут.
Икенче картина – Алисә Галиеваның “Эхо” драмасы. Ул карурманда тозакка эләккән гөмбә җыючы турында. Хронометражы: 22 мин. 50 сек. Яшь чикләве: 12+.
Кабан күле яры буенда кино күрсәтүләр атна саен булачак. Әлбәттә, һава торышы шартлары яхшы булган очракта.

Нәрсә: ачык һавада кино күрсәтү
Кайда: Кабан күле яры буенда
Кайчан: 18 май, 21.00
Керү: бушлай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев