Логотип Идель
Белми калма

Көзге каникулда мәктәп укучылары бушлай театрга йөри алачак

“Культурная осень” проектын башлап җибәрү өчен быел Татарстанда 2 млн. сум акча бүленгән. Көзге каникуллар вакытында мәктәп укучылары акция кысаларында республикабызның иң яхшы театрларына бушлай бара алачак. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә ТР фән һәм мәгариф министрының урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

“Театрларны бушлай карый алачак укучылар санына күп балалы, аз керемле гаиләдән булган балалар, республика күләмендәге олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр керәчәк. Балалар Казанның 4 театрында булачак: Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе”, − диде спикер.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, спектакльләр карар өчен Казанга республиканың барлык районнарыннан да мәктәп укучылары киләчәк. Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында “Генерал белән туй”, “Нәни принц” спектакльләре күрсәтеләчәк. Тинчурин театры 3 спектакль тәкъдим итәчәк: “Али баба һәм өч карак”, “Сүнгән йолдызлар” һәм “Шүрәле онлайн”. Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры балаларны “Жизель” балеты белән сөендерәчәк. Филармония артистлары исә, үзләре районнарга гастрольләр белән чыгачак.

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев