Белми калма
Көрәшчеләрне Актанышта көтәләр!
21 июльдә Актаныш районы Иске Әлем авылында Сабан туен хәтерләткән зур бәйрәм – Авыл көне уза. Биредә һәр теләгән көрәшчегә бил алышу, уеннарда катнашу рөхсәт ителәчәк!
Чараны оештыручылар үз авыл бәйрәмнәрендә республиканың танылган көрәшчеләрен күрергә теләве гаҗәп түгел. Чөнки Иске Әлем – бертуган Әнвәровларның туган авылы. Ә Авыл көнен оештыручылар арасында заманында үзе дә мәйдан тоткан Айнур Әнвәров та бар.
Иске Әлемдә Авыл көнен зарыгып көтәләр. Чөнки биредә инде 20 еллап Сабан туе узганы юк икән. Шуңа да быелгы чарага зурдан кубып әзерләнәләр. Бәйрәм программасында татарча көрәш, ат чабышы һәм башка кызыклы уеннар көтелә. Концертның махсус кунагы – “Дөбер-шатыр” Әсхәт.

Көрәш яшьләр һәм зурлар арасында оештырылачак. Үсмерләр арасында берничә авырлыкта көч сынашырга мөмкин булса, зурлар арасында үлчәнеп тору булмый – батырлар бер авырлыкта гына бил алышыр дип көтелә. Нәкъ менә авыл Сабан туе традицияләре буенча. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган, ә баш батырга, әлбәттә – тәкә! Шунысы куанычлы: оештыручылар авыл батырларына да, кунакка кайтып бил алышучыларга да берәр тәкә бирергә уйлый.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев