Белми калма
КҮКРӘК БАЛАСЫ МАШИНА ЙӨРТСӘ
Олыларның җавапсызлыгы, башка сыймаслык гамәлләре аркасында балалар зыян күргән очраклар бик күп. Нәрсә бу: ахырын уйлап бетермәүме, әллә таш бәгырьле булумы?
Әле апрель аенда гына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кыз кулына күкрәк баласын тотып, машина белән идарә иткән видеоны социаль челтәрдәге шәхси аккаунтына урнаштырган иде. Ул чакта яшь әнинең бу адымын күпләр “акылсызлык” дип атады. Бу хатын-кызны административ җаваплылыкка да тарттылар. Әмма, шуңа да карамастан, юлда балаларының гомерен кыл өстенә куеп, кызык ясап йөрүчеләр кимеми.
Кичә социаль челтәрдә бер ир-атның Казан урамы буенча “Яндекс Драйв” тамгалы Volkswagen Polo автомобилен тезенә бала утыркан килеш идарә иткән видеоролигы таралды. Роликтан күренгәнчә, ир-ат үзләрен төшерүләрен күреп булса кирәк, видео авторы утырган машинаның юлын каплый. Шул рәвешле юлда куркыныч тудыра. Ир-атның уйларында ни булганын, кайда барганын белмәсәк тә, баланың гомерен куркыныч астына куюы ачык.
Мактанырга теләүме бу, әллә инде чарасызлыктан шулай эшләгәннәрме алар – билгесез. Тик гөнаһсыз, әле берни аңламый торган сабыйларны язмыш кочагына ташлау бернинди кысаларга да сыя торган гамәл түгел. Балалар безгә бирелгән амәнәт бит. Аларны саклау – безнең бурычыбыз, шуны онытмасак иде.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев