Белми калма
Көчле магнит давыллары 2 көн дәвам итәчәк!
Бүген галимнәр планетабызга Кояш җиленең чираттагы көчле порциясе килеп җитәчәк, дип фаразлый. Магнит давыллары 2 көн буе дәвам итәчәк.
Шушы көннәрдә электрон җайланмаларның эшчәнлегендә тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин, техник аварияләр һәм катастрофалар саны да арта икән. Магнит давыллары кешеләргә сизелерлек уңайсызлыклар алып килә: баш авырта, басым уйный, йөрәк тибеше ешая, йокы кача, кәеф үзгәрә. Димәк, сәламәтлегегезгә саграк карарга кирәк!
Магнит давылы — Җир шарының Кояш өслегендә булган активлыкка реакциясе ул. Моның нәтиҗәсендә төрле тирбәлешләр барлыкка килә. Галимнәр фикеренчә, планетабызның 50% кешесе магнит давыллары басымын тоя.
- Спорт белән артык мавыкмагыз;
- Йокыга җитәрлек вакыт калдырыгыз;
- Кофены яшел чәй белән алмаштырыгыз;
- Күбрәк су эчегез;
- Ванна яки контраст душ керегез;
- Алкоголь, никотин кулланмагыз;
- Барлык электрон җайланмаларны сүндерегез.

Магнит давыллары вакытында сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Түбәндәге кагыйдәләр сезгә зыян килүдән ярдәм итәчәк:
- Спорт белән артык мавыкмагыз;
- Йокыга җитәрлек вакыт калдырыгыз;
- Кофены яшел чәй белән алмаштырыгыз;
- Күбрәк су эчегез;
- Ванна яки контраст душ керегез;
- Алкоголь, никотин кулланмагыз;
- Барлык электрон җайланмаларны сүндерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев