JUNA ТӨРКЕМЕ «AFSEN» ИСЕМЛЕ ЯҢА ЕР ТӘКЪДИМ ИТӘ
Музыкантның композицияләрен тыңлау гына түгел, шушы иҗат җимешенең ничек туганы һәм тыңлаучысын ни рәвешле табуы да кызык, килешәсезме?
Кемнәр белми, Juna – Идел буеннан могҗизалы инди-фолк. Бу Казан төркеменең иҗатын шулай тасвирлап була. Metronomy төркеменең солисты Джозеф Маунт аларның «The Upsetter»га яздырылган каверлары белән соклана, ә «The Upsetter» Björk белән чагыштыра: «Җыр барышында сез үзегезне урман буйлап язмышына каршы йөгергән кечкенә Кызыл Калфак, яки татлы финалына сәяхәт иткән Гензель белән Гретта дип хис итә аласыз». Соңгы елларда Juna спектакльләргә җырлар язарга, Борис Гребенщеков һәм Сергей Летов белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга, төрле фестивальләрдә катнашып, ярты илне гизәргә өлгерде.
Татар авангардисты Роберт Әхмәтҗановның шигырьләренә язылган Juna төркеменең «Afsen» яңа мини-альбомы презентациясе artist-talk форматында узачак. Саундпродюсер Тимур Милюков альбомның композицияләре ничек язылуы турында сөйләячәк, күрсәтәчәк һәм төркем белән бергә барлык сорауларга да җавап бирәчәк. Аннан соң кичә кунаклары чәй белән сыйланып, EP җырларыннан торган live тыңлаячак.
Чара турында тулырак – биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев