IX ТӨБӘКАРА «БОЛГАР– ТУГАН ТЕЛ» ФОРУМЫ АЧЫЛУ ТАНТАНАСЫ УЗДЫ
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелүче IX Төбәкара «Болгар–Туган тел» аланының ачылу тантанасы узды.
«Болгар–Туган тел» аланы беренче тапкыр 2014нче елда оештырылды һәм инде 9 ел дәвамында сәләтле балаларны берләштерә. Болгарда барлыкка килгән алан өченче тапкыр Изге Биләр җирендә җыелды. Быел беренче сменага 500дән артык сәләтле бала килде, алар арасында Татарстан Республикасы районнарыннан тыш Удмуртия, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Самара һ.б Рәсәй төбәкләреннән катнашучылар бар. Алар 7 көн дәвамында татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән тарих, татар, инглиз теле, риторика, актерлык осталыгы һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне алачак. Быел форумда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгына бәйле чаралар да үткәреләчәк.

Бүген ачылу тантанасына хөрмәтле кунаклар да килде: Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры Шакиров Зөфәр Гомәр улы; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Ситдиков Айрат Габит улы; Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мусина Гөлия Фәргать кызы; «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл апа Габдрахманова.
Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
«Болгар–Туган тел» җәйне файдалы һәм онытылмаслык итеп үткәрергә теләүчеләр өчен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев