ИТӘГАТЬЛЕ ШӘҺӘРЛӘР АРАСЫНДА КАЗАН БАРМЫ?
Россиядәге иң итәгатьле шәһәрләр исемлеге ачыкланган. Анда Казан бармы?
Тикшеренү 20 торак пунктта уздырылган.Моның өчен сораштыручылар интервьюлар үткәргән. Нәтиҗәләр мондый: иң итәгатьле кешеләр Түбән Новгород, Новосибирск һәм Томскта яши икән.
Рейтинг 4 төп сорауга бирелгән җавапка нигезләнеп төзелгән: “Сез кешеләр белән аралашканда үзегезне һәрчак ихтирамлы тотасызмы? Сез әңгәмәдәшегезгә үзенең сүзен әйтергә мөмкинлек бирәсезме? Сөйләшкәндә әңмәдәшегезне еш бүлдерәсезме? Сез үзегезне итәгатьле кеше дип атый аласызмы?”
Унлыкка шулай ук Казан, Санкт-Петербург, Красноярск, Самара, Екатеринбург, Волгоград һәм Чиләбе дә эләккән. Ә Мәскәү рейтингта 20не урынны алып тора. Краснодар, Ростов-на-Дону һәм Воронеж да ахыргы урыннарны били.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев