ИРАДА ӘЮПОВА ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗДЫРДЫ
Кабул итү урыннары бинасында 16 декабрь көнне Мәдәният министры Ирада Әюпова Республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр белән очрашу уздырды. Яшүсмерләр һәм студентлар Ирада Хафизҗановнага үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларны бирде. Очрашу рәхәт һәм ирекле диалог форматында үтте.
Әлеге чарага Россиянең XXI Яшьләр Дельфий уеннары, «Битва хоров!» Бөтенроссия бәйгесе, шулай ук инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты җиңүчеләре һәм 2022 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиатлары булучылар җыелды.
«Чын күңелдән бик зур рәхмәт. Сездән башка безнең эшебезнең мәгънәсе юк. Әгәр дә мәдәниятнең гореф-гадәтләрне саклаучылары булмаса, безнең киләчәгебез дә булмаячак», – диде Ирада Әюпова яшьләр алдында чыгыш ясаганда.
Очрашу, аралашу вакытында Ирада Әюповага залдан «әгәр дә балачакка эләксәгез, мәдәният өлкәсенә сез нәрсә тәкъдим итәр идегез?» дигән кызыклы сорау яңгырады.
«Барлык кешеләр дә сәләтле дип саныйм. Сәнгать безне бәхетле итә. Балачактан ук баланың талантын диагностикалау мөһим. Мин һәр белем бирү оешмасы программасына да кечкенәдән үк сәләтне ачыклау системасын кертер идем. Иҗади үзүсеш тормыш нормасына әверелсен иде. Әйтик, син җырладың һәм шунда ук сиңа җиңелрәк булып китте. Үзеңне күрсәтергә оялмаска кирәк», – дип җавап кайтарды Мәдәният министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев